Спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X Бөтендөнья конференциясе

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Сочи шәһәрендә Халыкара Олимпия Комитетының Спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X бөтендөнья конференциясе башланды. Бу глобаль форум әйләнә-тирәлекне саклау белән шөгыльләнүче олимпия хәрәкәтендә катнашучыларны һәм партнерларны, шул даирәдә эш итүче башка структураларның – хөкүмәтләрнең, халыкара һәм дәүләттән тыш оешмаларның, индустриянең һәм эшлекле даирәләрнең, фәнни тикшеренү институтларының, хәбәр тарату чараларының һ.б. вәкилләрен берләштерә.
Конференциянең максаты – олимпия хәрәкәте кысаларында тотрыклы үсеш казанышларын бәяләү, кызыксынучы җәмәгатьчелеккә тотрыклы үсеш өлкәсендә тәҗрибә һәм практик казанышлар уртаклашу мөмкинлеге бирү; хезмәттәшлекне үстерүгә һәм спортка карата экологик политиканы арытаба камилләштерүгә булышу.
Чараны оештыручылар олимпия хәрәкәтенең тотрыклы үсеш юлында, шул исәптән 2012 елгы җәйге Олимпия уеннарында һәм 2013 елда Казанда узган XXVII җәйге Бөтендөнья Универсиадасында ирешкән уңышларын, шулай ук 2014 елгы кышкы Олимпиада, 2016 елгы җәйге Олимпиада планнарын пропагандалауны максат итеп куялар. Халыкара аудитория игътибарын Россиянең яңа экологик стандартларны, шул исәптән “яшел” төзелеш стандартларын иңдерү өлкәсендәге төп казанышларына, аның территориясендә үткәрелә торган халыкара спорт чаралары программаларына юнәлтү дә аерым урын алып тора.
Конференциядә катнашалар: Халыкара олимпия комитеты президенты Томас Бах, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Светлана Журова, Халыкара Олимпия комитетының Олимпия уеннары департаментының башкарма директоры Жилбер Фелли, тотрыклы үсеш һәм мирас буенча “Рио-2016” башлыгы Таня Брага, Уистлерның (Ванкувер 2010) экс-мэры Кен Меламед, Халыкара Олимпия комитетының спорт һәм әйләнә-тирәлек комиссиясе әгъзасы Камилла Хаугстен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм башкалар. Чарада олимпия хәрәкәтенең, халыкара эшлекле җәмәгатьчелекнең, экспертларның 400дән артык вәкиле катнашачак.
Катнашучылар эре спорт проектлары белән нәтиҗәле идарә итүне әйләнә-тирәлекне саклау һәм дөнья экономикасын үстерү перспективалары белән бәйләү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр. “Спорт кысаларыннан читтә: тотрыклы үсешкә уртак караш”, “Тотрыклы үсеш өчен Олимпия уеннары һәм Олимпия хәрәкәте мирасы”, “Сочи-2014кә кадәр һәм аннан соң Россия мирасы”, “Рио-2016. Без теләгән киләчәк: спортның роле” дигән һ.б. темаларга пленар утырышлар ният ителә.
Конференциянең эшлекле өлешендә Халыкара Олимпия комитетының “Спорт һәм әйләнә-тирәлек” дигән 3нче тану программасы, “Спорт һәм әйләнә-тирәлек” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, Халыкара Олимпия комитеты җитәкчелегенең хәбәр чаралары өчен пресс-конференциясе булып узачак.
Чараны Россия ягыннан оештыручы булып Россия Табигать министрлыгы тора, аңа Россия Олимпия комитеты, “Сочи-2014” Оештыру комитеты, Россия Спорт һәм туризм министрлыгы ярдәм итә.
Спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X Бөтендөнья конференциясенең http://wcse2013.ru/multimedia/?lang=ru сайтында ачылу тантанасыннан һәм пленар утырышлардан туры видеотрансляция оештырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International