ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре экологик колледж студентлары өчен практик шөгыль үткәрделәр. Алар студентларга атмосфера һавасына индустриаль ташлаулар анализы бүлегенең һәм су, һава, туфрак анализы секторының эшчәнлеге турында сөйләделәр, аналитик лаборатория белән таныштырдылар, суны, туфракны, һаваны тикшерү өчен заманча стандартларга ярашлы эш җиһазларын һәм приборларын күрсәттеләр.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Җирне космостан дистанцион зондлау системасын куллана башлады. Беренче космик сүрәтләү өчен Ерак Көнчыгыш территориясе сайлап алынды. Экология министры Сергей Донскойның әйтүенчә, дистанцион зондлау методикасы традицион планлы тикшерүләрдән күп яклары белән өстенрәк, чөнки өзлексез һәм объектив.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
         Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында Татарстан Президентының Дәүләт Советына 2014 елга карата Юлламасында билгеләнгән социаль-экономик бурычларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы булып узды.
       Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елының төп бурычларын Әлмәттә тормышка ашыру турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов чыгыш ясады. – 2013 елның 10 аенда Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары 599 тикшерү башкарган, 242 предприятие тикшерелгән. Докладта Россиядә беренче буларак, үзенең экологик политикасына ярашлы рәвештә, иярчен нефть газын утильләштерү кимәлен 95%ка җиткергән “Татнефть” компаниясенең эше дә билгеләп үтелде.

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
         Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр Артем Сидоров Австриянең “VTA Austria GmbH” һәм “VTA-Татарстан” компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды. Анда VTAның Россия территориясендә юынты суларны чистарту белән бәйле мәсьәләләрне чишүдәге тәҗрибәсе күрсәтелде, шулай ук “Казан милли технологик тикшеренүләр университеты”ның индустриаль биотехнологияләр кафедрасы лабораториясенең бәйсез лаборатор тикшерүләре нәтиҗәләре каралды.
      Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Министрлыкның Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин Теләче районында “Кряж” ҖЧҖ – тузган шиннәрне һәм резинотехник эшләнмәләрне икенчел эшкәртү заводының эше белән таныштылар.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
        Татарстан Республикасында 17 ноябрьдәге авиаһәлакәттә үлгәннәрнең туганнарына акча җыю өчен махсус счет ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
       Теләүчеләр акчаларын “Ак Барс СОЗИДАНИЕ” Хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерә ала (420066, Казан ш., Меридиан ур. 1а й.)
“АК БАРС СОЗИДАНИЕ”Хәйрия фондының реквизитлары:
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
      Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективы 17 ноябрьдә авиаһәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклаша. Туганнары һәм якыннары белән бергә кайгырабыз, һәрчак хәтердә сакларбыз.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Бөтендөнья рециклинг ягъни икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Чараның төп максаты – хакимиятнең, җәмәгатьчелек һәм индустрия структураларының игътибарын ресурсларның чикле булуына, әзер продукциянең бәясен очсызлырак чимал исәбенә төшерүгә юнәлтү һәм әйләнә-тирәлек пычрануга каршы көрәш.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
        “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Екатеринбург рәссамы Владимир Селезневның “Метрополис” дип аталган күргәзмә-инсталляциясе уздырыла. Инсталляцияне көнкүреш чүп-чарыннан – пластик һәм пыяла шешәләрдән, катыргы тартмалардан һәм полиэтилен капчыклардан корылган композиция тәшкил итә. Көн яктысында ул чүп-чар өеме төсле, ә ут кабызылгач, прожекторлар инсталляциянең фосфоресцент состав сөртелгән өслеген яктырткач, – төнге шәһәр манзарасы барлыкка килә. Ике яктырту режимы чынбарлыкның һәм уйдырманың контрастын тасвирлый.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Бурятия Республикасы Табигый байлыклар министрлыгы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Бурятия Табигый байлыклар министры Баир Ангаев имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International