ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда, “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Куркынычсызлык һәм элемтә” XIX форумы үткәрелә, ул төрле куркынычсызлык һәм тормыш эшчәнлеге өлкәләренә эшләнмәләр һәм корылмалар иңдерү өлкәсендә Татарстанның перспективалы эшчәнлек мәйданы булып тора.
1 мартка кадәр барачак бу форумның эшендә дөньяның 24 иленнән вәкилләр катнаша.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Чаллыда Кама буендагы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырылды. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең эшчәнлегенә һәм җирле хакимият органнары белән бәйләнешенә багышланган иде.
Киңәшмәдә территориаль идарә башлыгы Наил Гарипов чыгыш ясады һәм идарәнең 2013 елгы эш йомгаклары, 2014 елга бурычлары турында сөйләде. Аеруча игътибарны әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә хезмәттәшлеккә юнәлтте. Моңа табигать саклау чараларын планлаштыру һәм үтәү, административ комиссияләр белән эш итү, җирле хаҗәтләр өчен киң таралган файдалы казылмалар чыгарганда документлар тутыру үзенчәлекләре, экологик тәрбия һәм белем бирү чаралары үткәрү керә.
Азнакай шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә, туризм һәм төбәк бүлегенең хисап атнасы кысаларында, “Туган як урманы – табигать хәзинәсе” дигән брейн-ринг үткәрелде. Анда Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең “Кедр” һәм “Тере табигать” экологик берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләрнең командалары ярышты.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкның Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды.
Көн тәртибенә шундый мәсьәләләр куелган иде:
1. Дәүләти финанс контроле органнары 2012 елда һәм 2013 елның 1 кварталында ачыклаган бозуларны һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләрен карау турында.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында узган киңәшмәдә 2013 елга йомгак ясалды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты. Башкарылган эшләр турында доклад белән Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров чыгыш ясады. Ул 2013 елда үтәлгән берничә төп бурычны билгеләп үтте, мәсәлән: Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында үткәрелгән чараларны тәэмин итү; муниципаль берәмлекләр территорияләренең тиешле санитар-экологик торышын тәэмин итү; 2013 елда Казан шәһәрендә Бөтендөнья Җәйге Универсиадасын әзерләү һәм үткәрү чорында экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү; Казан шәһәренең Адмиралтейство Бистәсе территориясен тикшереп әйләнә-тирәлекне пычратырга ихтимал булган чыганакларны һәм гамәлдәге законнар нигезендә административ йогынты чаралары күрелмәле экологик закон бозуларны ачыклау.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә 2013 елгы эшчәнлекне йомгаклау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә Министр урынбасары, республиканың Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Шәмсетдинов катнашты.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр Артем Сидоров рәислегендә, Министрлык һәм аңа буйсынган территориаль идарәләр эшчәнлегенең законлылыгы буенча тармакара киңәшмә булып узды. Анда прокурор Олег Даминов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә юридик затларны административ җавапка тарту, әйләнә-тирәлеккә салынган зыян өчен штрафлар түләтү эшләрен көчәйтергә, әйләнә-тирәлеккә контрольне дәвам итәргә киңәш ителде.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе яклылар һәм “БЕЗ БЕРГӘ!” җәмәгать оешмалары форумы булып узды. Чараны Татарстан Дәүләт советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Төп бурыч сыйфатында ул гражданнарны борчыган мәсьәләләрне формалаштыру һәм аларны чишү механизмнарын эшләү кирәклеген атады.
Чаллыда Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашында киңәшмә уздырылды, анда министрлыкның Кама буе территориаль идарәсенең 2013 елгы эш йомгаклары тикшерелде һәм 2014 елга бурычлары билгеләнде.
Дәүләти экологик күзәтчелек кысаларында 2013 елда регионның 610 предприятиесендә һәм 816 объектында табигать саклау законнарының үтәлеше буенча 1828 тикшерү үткәрелгән. 1328 закон бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү каты контрольгә алынган. Ачыкланган бозу фактлары буенча 1191 беркетмә төзелгән.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Әлмәттә Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча киңәшмә булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – республиканың Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International