Казанда “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы бара

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда, “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Куркынычсызлык һәм элемтә” XIX форумы үткәрелә, ул төрле куркынычсызлык һәм тормыш эшчәнлеге өлкәләренә эшләнмәләр һәм корылмалар иңдерү өлкәсендә Татарстанның перспективалы эшчәнлек мәйданы булып тора.
1 мартка кадәр барачак бу форумның эшендә дөньяның 24 иленнән вәкилләр катнаша. Аның кысаларында “Тормыш куркынычсызлыгының хәзерге проблемалары: бүген һәм киләчәктә” дигән III халыкара фәнни-гамәли конференция һәм “Куркынычсызлык”, “Элемтә”, “Хезмәт куркынычсызлыгы һәм иминлеге” дигән өч махсус күргәзмә үткәреләчәк. Мәйданнарның берсендә экологик куркынычсызлык булдыруда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының яңа техник мөмкинлекләре күрсәтелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International