Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең 2013 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында узган киңәшмәдә 2013 елга йомгак ясалды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты. Башкарылган эшләр турында доклад белән Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров чыгыш ясады. Ул 2013 елда үтәлгән берничә төп бурычны билгеләп үтте, мәсәлән: Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында үткәрелгән чараларны тәэмин итү; муниципаль берәмлекләр территорияләренең тиешле санитар-экологик торышын тәэмин итү; 2013 елда Казан шәһәрендә Бөтендөнья Җәйге Универсиадасын әзерләү һәм үткәрү чорында экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү; Казан шәһәренең Адмиралтейство Бистәсе территориясен тикшереп әйләнә-тирәлекне пычратырга ихтимал булган чыганакларны һәм гамәлдәге законнар нигезендә административ йогынты чаралары күрелмәле экологик закон бозуларны ачыклау.
2013 елда 2869 тикшерү үткәрелгән, 1944 табигать саклау законнарын бозу ачыкланган, 1961е бетерелгән, бу элегрәк ачыкланганнарны да кертеп 101% тәшкил итә, тулаем 10 миллион сумлык штрафлар салынган. Табигать саклау законнарын бозучыларга әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплату буенча тулаем 45 миллион сумлык 42 дәгъвә белдерелгән. Дәгъвәләрнең күбесе рөхсәтсез калдыклар ташлау һәм Казан шәһәре территорияләрен чүпләндерү буенча. Питрәч, Биектау, Саба, Балык Бистәсе районнарында ачыкланган бозулар буенча әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны түләтү турында бер дәгъвә дә белдерелмәгән. Лаеш, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында 1әр дәгъвә белдерелгән.
2013 елда Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе һава саклау законнарының үтәлеше буенча 273 тикшерү үткәргән. 285 бозу ачыкланган, тулаем ике миллион сумнан артык штрафлар салынган. Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге төп закон бозулар һавага пычраткыч матдәләр чыгару өчен махсус рөхсәт шартларын бозуга яисә рөхсәтнең булмавына, шулай ук төтен газлары техник нормативларга туры килми торган транспорт чараларын куллануга карый.
Су саклау законнарының үтәлеше буенча 2013 елда 120 тикшерү үткәрелгән. 122 бозу ачыкланган, тулаем 705 мең сумлык штрафлар салынган.
Җир ресурсларын һәм җир асты байлыкларын саклау өлкәсендә Үзәк ТИ инспекторлары 31 тикшерү үткәргән. 31 бозу ачыкланган, 29ы бетерелгән. Ачыкланган бозулар буенча тулаем 1 миллион 181 мең сумлык 29 штраф салынган.
“Халык контроле” системасы аша Үзәк территориаль идарәгә гражданнардан 262 мөрәҗәгать җибәрелгән, 225 мөрәҗәгать буенча бозулар бетерелгән, 9 очракта материаллар бүтән органнарга юнәлтелгән.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәмил Низамов Үзәк территориаль идарәнең 2013 елгы эшенә югары бәя бирде. Аның әйтүенчә, чишелмәгән төп проблема булып һаман арта барган җитештерү һәм куллану калдыкларын утильләштерү кала. Ул шулай ук каты көнкүреш калдыклары полигоннарын тәртипкә салу һәм предприятиеләрдә калдыкларны исәпкә алу эшләрен активлаштырырга кирәклеген әйтте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International