Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкның Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды.
Көн тәртибенә шундый мәсьәләләр куелган иде:
1. Дәүләти финанс контроле органнары 2012 елда һәм 2013 елның 1 кварталында ачыклаган бозуларны һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләрен карау турында.
2. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясенең 2014 елга эш планын раслау турында.
3. Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупция күренешләре турында массакүләм мәгълүмәт чараларында, шул исәптән Интернетта һәм “Ышаныч телефонында” урнаштырылган, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан керүче мөрәҗәгатьләрдә булган белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен карау турында.
Беренче мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының финанс контроле, хисап һәм хисаплылык бүлеге башлыгы урынбасары Евгения Гончарова чыгыш ясады. Икенче һәм өченче мәсьәлә буенча белешмәләр белән дәүләт службасы һәм кадрлар бүлегенең башкаручы киңәшчесе, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы Екатерина Питернова таныштырды.
Комиссия утырышының беркетмәсе, шулай ук Комиссия 2014 елга раслаган эш планы сайтның “Коррупциягә каршылык” бүлегендә биреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International