Экология министрлыгында Табигать саклау прокуратурасы белән тармакара киңәшмә уздырылды

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр Артем Сидоров рәислегендә, Министрлык һәм аңа буйсынган территориаль идарәләр эшчәнлегенең законлылыгы буенча тармакара киңәшмә булып узды. Анда прокурор Олег Даминов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә юридик затларны административ җавапка тарту, әйләнә-тирәлеккә салынган зыян өчен штрафлар түләтү эшләрен көчәйтергә, әйләнә-тирәлеккә контрольне дәвам итәргә киңәш ителде.
Киңәшмә азагында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары өчен семинар үткәрелде, анда аерым экологик җинаятьләрне ачыклау һәм теркәү тәртипләре, гражданнардан һәм оешмалардан кергән мөрәҗәгатьләрне дәүләт органнарында карау тәртибе һәм башкалар бәян ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International