«Туган як урманы – табигать хәзинәсе»

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Азнакай шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә, туризм һәм төбәк бүлегенең хисап атнасы кысаларында, “Туган як урманы – табигать хәзинәсе” дигән брейн-ринг үткәрелде. Анда Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең “Кедр” һәм “Тере табигать” экологик берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләрнең командалары ярышты.
Конкурс биремнәре арасында саклаулы үсемлек һәм хайван төрләре, аеруча саклаулы табигый территорияләр, туган якның агач токымнары, агач үсентеләрен ничек дөрес утырту турында сораулар бар иде. Уенның бер раундында балалар буш пластик шешәләрдән ясап алып килгән дизайн эшләнмәләрен күрсәттеләр.
Жюри сыйфатында чарага Ык буе территориаль идарәсе һәм “Чатыр тау” тыюлыгы дирекциясе белгечләре чакырылган иде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе материаллары буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International