ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты “Россия Федерациясенең экологик үсеше өлкәсендә дәүләт политикасын хокукый тәэмин итү” дигән темага парламент тыңлаулары үткәрде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты.
Парламент тыңлауларында әйтелгәнчә, Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елы соңгы уннарча елдагы иң эре табигать саклау проектына әверелгән. Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләсе Россиянең һәр кешесенә барып җиткән һәм экологик җаваплылык, табигатьне саклау идеяләрен киң таратуга булышкан. Гражданнарның үз төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә уңайлы экологик хәл булдыру белән кызыксынуын арттырган.
Казанда халыкара кошлар көненә багышланган “Сыерчыклар кайтты” еллык социаль акциясе башланды. Анда республика балалары сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча ярышачаклар. Төп максатлар – инструментлар белән эш итәргә өйрәтү, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, һәм бигрәк тә – конкурста катнашучыларга глобаль экологик проблемаларны чишүгә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирү.
Санкт-Петербургта узган “Экология” V Халыкара форумында төрле регионнардан килгән 700дән арты делегат: 30 чит илдән һәм илебезнең 50 төбәгеннән килгән региональ һәм федераль хакимият органнары, бизнес җәмгыятьләре, коммерциясез оешмалар вәкилләре катнашты.
Форумда күргәзмә һәм конгресс программалары бар иде. Беренче чиратта су ресурслары өлкәсендәге табигать саклау политикасы, шулай ук җитештерү процесслары, атап әйткәндә индустриаль юынтыларны чистарту мәсьәләләре каралды. Су ресурсларын экологик саклауда бизнесның хакимият белән хезмәттәшлеге, иҗтимагый экологик контроль мәсьәләләре дә тикшерелде. Форумның күргәзмә өлешендә делегатлар су ресурслары һәм тулаем экологияне саклау өлкәсендәге региональ һәм халыкара инновацион проектларны: файдалы казылмаларны үзләштерүнең, су бирүнең куркынычсыз технологияләрен, техноген пычрату нәтиҗәләрен бетерү технологияләрен күрсәттеләр.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министр Артем Сидоров ЮНИДОның Су ресурслары идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Кристиан Сюзан һәм ЮНИДО Проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.
Очрашу барышында “Экологик чиста технологияләрне тапшыру максатында су объектларын пычрату чыганакларын ачыклау, бәяләү һәм градацияләү” проекты кысаларындагы бәйләнешләр мәсьәләсе тикшерелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министр Артем Сидоров ЮНИДОның Су ресурслары идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Кристиан Сюзан һәм ЮНИДО Проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.
Очрашу барышында “Экологик чиста технологияләрне тапшыру максатында су объектларын пычрату чыганакларын ачыклау, бәяләү һәм градацияләү” проекты кысаларындагы бәйләнешләр мәсьәләсе тикшерелде.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда XIX “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы кысаларында “Яшәү куркынычсызлыгы проблемалары: бүген һәм киләчәктә” дигән III Халыкара фәнни-практик конференция үткәрелде. Аның кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә, министрлык тарафыннан оештырылган “Экологик куркынычсызлык” секциясе дә эшләде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Апас районы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләренең актив киңәшмәсендә катнаштылар. Анда Идел Аръягы территориаль идарәсенең 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында доклад тыңланды. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләтү мәсьәләләре телгә алынды.
1 март көнне Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары үткәрелде. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 3 км дистанциядә узыштылар. Ярышларда икешәр хатын-кыздан һәм икешәр ир-аттан торган 25 команда катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы 5нче урынны алды.

1
март, 2014 ел
шимбә
27 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының санитар-экологик торышын тикшерү буенча рейд үткәрделәр. Аның барышында Колай авылы территориясендә киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару факты ачыкланды. Бер урында 9 йөк автомобиле һәм 1 экскаватор эшли иде. Бергәләп эш итү өчен шунда Питрәч районы буенча Эчке эшләр министрлыгының УУП һәм ПДН бүлеге участковые, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы, патруль-пост хезмәте полицейские чакырылды. Йөк машиналарын йөртүчеләрнең документлары тикшерелде, физик затларга РФ Адм. Хокук бозулар Кодексының “Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану” 7.3 ст. 1 өлеше буенча ике беркетмә төзелде. Питрәч районы полиция бүлеге шул административ хокук бозуга бәйле кешеләрне ачыклау чаралары күрә. Экология министрлыгы киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару нәтиҗәсендә килгән зыянны исәпләячәк.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Санкт-Петербургта “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында узучы “Экология” V Халыкара форумы эшендә катнаша. Форум Россиянең су объектларын тотрыклы үстерү буенча нәтиҗәле чаралар әзерләүгә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International