Татарстанның төп туфрак типларында авыр металл фоны нормативлары җирләрне пычрату аркылы әйләнә-тирәлеккә салынган зыян күләмен объектив бәяләү, аварияле хәлләрнең нәтиҗәләрен минимальләштерү, рекультивация эшләренең сыйфатын бәяләү һәм чыгымнарын оптимальләштерү, республиканың экологик торышын яхшырту өчен кирәкле.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды. Министрлык балансына Россиядә җитештерелгән 17 автомобиль – 8 “Нива”, 8 Лада Гранта һәм “Газель” базасындагы күчмә лаборатория керде.
Министрлык инспекторларына яңа автомобильләрнең ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы каршындагы мәйданда үткәрелде. Шунда ук, Президент барында, белгечләр