Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Экологик реабилитация” проектын тормышка ашыру кысаларында “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Табигый тарих музеенда Е.Г.Ласточкина ис. интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәрелде. Аны проектның авторы, Министрлыкның башкаручы белгече Елена Гыльмеҗанова белән бергә музей хезмәткәрләре үткәрде. Балалар экспонатлар, табигать тарихы, планетабызда миллионнарча эл элек яшәгән хайваннар, файдалы казылмалар белән таныштылар, экология, астрономия, минералогия, геология, палеонтология фәннәре буенча белешмәләр алдылар.
Министрлыкның экологик агартуга юнәлтелгән “Экологик реабилитация” проекты мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инде 10 ел тормышка ашырыла. Аның кысаларында шулай ук яшеллекләр утыртыла, табигать почмаклары, фитоклумбалар, “альп таулыклары”, чәчәклекләр булдырыла. Балалар белән эшләүгә Министрлык һәм Төбәкне өйрәнү музее, Республика экологик-биологик методика үзәге, Идел-Кама дәүләти табигать-биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре, биология, география укытучылары, студентлар һәм экологик хәрәкәт активистлары арасыннан иреклеләр җәлеп ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте