Экология министры Фәрит Габделганиев Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең эше белән танышты

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең эше белән танышты. Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә башкарылган эшләр һәм уңай юнәлешләр турында аңа идарә башлыгы Альберт Маликов сөйләде. Министр шулай ук җир өсте, җир асты суларыннан, эчә торган һәм юынты сулардан, атмосфера һавасыннан, атмосферага индустриаль ташлаулардан, туфрак һәм грунтлардан, төпке утырымнардан алынган пробаларга химик һәм биологик анализ ясаучы махсус аналитик контроль инспекциясен карады.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International