Татарстанның төп туфрак типларында авыр металл фоны нормативлары җирләрне пычрату аркылы әйләнә-тирәлеккә салынган зыян күләмен объектив бәяләү, аварияле хәлләрнең нәтиҗәләрен минимальләштерү, рекультивация эшләренең сыйфатын бәяләү һәм чыгымнарын оптимальләштерү, республиканың экологик торышын яхшырту өчен кирәкле.
Кызыксынучы гражданнар һәм оешмалар нигезләү материаллары белән Татарстан Фәннәр Академиясендә (Казан ш., Даурия ур. 28), эш көннәрендә 10-12 сәгатьләрдә таныша ала.
Кызыксынучы гражданнар һәм оешмалар югарыда күрсәтелгән материаллар буенча үз искәрмәләрен һәм теләкләрен шушы белдерү басылган көннән алып 30 көн эчендә язма рәвештә җибәрә ала:
· 420087, Казан ш., Даурия ур. 28 адресына;
· ipen-anrt@mail.ru электрон адресына.
Җәмәгать тикшерүләре шушы белдерү бастырылганнан соң 30 көн узгач, 2045 елның 23 ноябрендә, 11 сәгатьтә, Павлюхин ур. 75 адресында үткәрелә.