2015 елның 30 октябренә кадәр “Россия суы” бөтенроссия социаль реклама конкурсына эшләр кабул ителә. Конкурс Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы һәм Россиянең ЭКА Яшел хәрәкәте ярдәме белән “Россия суы” максатчан бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Максаты – көндәлек тормышта суларны саклауга этәргеч бирү. Конкурста 9-11 класс укучылары катнаша ала. Конкурс кысаларында укучыларга социаль реклама жанрында суны саклау темасына видеоролик төшерергә тәкъдим ителә. Тулырак белешмәләр voda.org.ru “Россия суы” рәсми федераль мәгълүмәт порталында.
Министрлыкның матбугат хезмәте