Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге белгечләре “Лукойл-Уралнефтепродукт” ҖЧҖнең бер автоягулык станциясендә (Казан, Космонавтлар ур. 46) мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасын карады.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы срокларда җиһазлау белән шөгыльләнәБүген Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән “ЭКОЛАБ” компаниясе гомуми белем бирү мәктәпләре арасында үткәргән “Кәгазьгә – икенче гомер!” конкурсына йомгак ясалды. (Конкурсның максаты – яшь буында экологик җаваплылык тәрбияләү һәм урманнарны саклау максатында макулатура җыюны арттыру.)
Конкурста җиңүчеләр:
“2014-2015 уку елында иң күп макулатура җыю” номинациясендә – 34нче, 52нче урта мәктәпләр;
“10 ел эчендә 50 тоннадан артык макулатура җыйган мәктәп” номинациясендә – 45нче, 6нчы, 25нче, 23нче, 38нче мәктәпләр2015 елның 28-30 октябрендә Мәскәүдә “Әйләнә-тирәлекне саклауны һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне дәүләти көйләү 2015” IX бөтенроссия конгрессы уздырыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” (“АСЭРГРУПП” ҖЧҖ). Чарада Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Росприроднадзор, Главгосэкспертиза, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Үзәк ФО буенча Росприроднадзор департаменты вәкилләре катнашачак. Доклад темалары:
– җитештерүгә экологик контроль (2015-2016 елгы новацияләр);
– дәүләти экологик күзәтчелекне тормышка ашырганда юридик затларның хокукларын яклау;