Татарстанның 8 район башлыгына рөхсәтсез чүплекләре бетерү таләпләре җибәрелде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Питрәч, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Сарман, Чистай, Тукай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре территорияләрен тикшерү нәтиҗәсендә 22 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Җир кишәрлекләре ияләренә карата ТР КоАП 3.6 статьясы (“Торак җирләр һәм шәһәр округлар территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу”) һәм РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын бозучы матдәләр һәм башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ йогынты чаралары күрелә. Муниципалитет башлыкларына 2015 елның 23 октябренә кадәр чүплекләрне бетерү һәм территорияләрне тиешле санитар-эпидемиологик торышка китерү турында таләпләр җибәрелде.

Бозулар Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашында атна саен планлы рәвештә вертолеттан күзәтүләр вакытында ачыкланды. Территорияләр Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан тикшерелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International