Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды. Министрлык балансына Россиядә җитештерелгән 17 автомобиль – 8 “Нива”, 8 Лада Гранта һәм “Газель” базасындагы күчмә лаборатория керде.
Министрлык инспекторларына яңа автомобильләрнең ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы каршындагы мәйданда үткәрелде. Шунда ук, Президент барында, белгечләр лабораторияне сынап та карады: он-лайн режимда һавага экспресс-анализ ясалды. Лаборатория республиканың көньяк-көнчыгыш районнарын күзәтү өчен тәгаенләнә.
Үзенең тәбрикләү чыгышында Президент Рөстәм Миңнеханов Министрлык тәшкиләтенең һәм бу системада эшләүче службаларның һөнәри осталыгын югары бәяләде, коллективка хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
“Без бүген Татарстан территориясенең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә тагын бер адым атлыйбыз, бу бик мөһим, чөнки республикабызда индустрия югары, үз вакытында контроль ясап тору гына экологик куркынычсызлыкны тәэмин итә ала”, – диде Президент.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Президентка министрлыкның эшен югары бәяләгәне һәм яңа автомобильләр өчен рәхмәт белдерде. “Автопаркны яңарту республика территориясен оператив күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, – диде ул. – Күчмә лабораторияләр бигрәк тә эре индустрия предприятиеләренең йогынты зонасында әһәмиятле, чөнки анда экологик балансны бозу чыганагын бик тиз, кайнар эздән ачыкларга һәм чаралар күрергә кирәк. Алар үзләрен 2013 елгы Универсиаданы һәм 2015 елгы Су спорты төрләре чемпионатын әзерләп үткәргән көннәрдә дә бик яхшы яктан күрсәттеләр. Бу техника ярдәмендә закон бозулар да оператив ачыклана. Ә табигать саклау өлешендә Законны яклау – безнең төп һәм турыдан-туры бурычыбыз ул.”
Министрлыкның матбугат хезмәте