Казанда беренче электромобильләр туендыру станциясе барлыкка килде

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның Восстание урамында (“Химград” технополисы территориясендә) электромобильләрне туендыру һәм транспортка традицион углеводород ягулыгы салу буенча Татарстанда беренче станция эшли башлады. 24 кВт/сәг күләмле аккуммуляторны 30%тан 80%ка кадәр туендыру вакыты – 15 минут. Көндез станция ярым автоматик режимда, ә 19.00дән 7.00гә кадәр автоматик режимда, операторсыз эшли. Беренче вакытта электромобильләрне түләүсез туендырырга мөмкин булачак. Россиядә беренче электромобиль туендыру станциясе 2012 елда барлыкка килгән иде.

Электротранспорт әйләнә-тирәлек өчен иң чиста һәм куркынычсыз транспорт төре булып тора. Эре шәһәрләрдә һәм индустриаль төбәкләрдә атмосфера һавасын пычратуда бензинлы һәм дизельле автотранспортның өлеше 70-80% тәшкил итә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International