2015 елның 15 ноябрендә “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына гаризалан кабул итү төгәлләнә.
Чараны республика хәбәр тарату чараларының эшен активлаштыру, экологик тематиканы яктыртучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Анда республика, район, шәһәр, предприятие һәм оешмаларның электрон, басма, теле- һәм радио-хәбәр чараларының журналистлары һәм коллективлары, иҗат берләшмәләре катнаша ала.
2015 елда Татарстанда ачыкланган чүплекләрнең 93%ы инде бетерелгән, – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе шундый белешмә бирә.
Экология министры Фәрит Габделганиев кышка кадәр республика территориясен яраклы торышка китерү эшләрен көчәйтергә кушты. Җитешсезлекләр исә Чистай, Аксубай, Алексеевск, Чүпрәле, Тәтеш районнарында бар.
Казан шәһәре территориясе үткән шимбәдә актив чистартылды. Тукай урамы 90 адресындагы йорт сүтүдән калган чүп-чар, агач өемнәре бетерелде. Шәһәр үзәген исә күмәк көч белән Мэрия хезмәткәрләре, волонтерлар, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары һәм иреклеләрК(И)ФУ студентлары аналитик җиһазлар кулланып әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларына мониторинг системасы белән таныштырылды. Күзәтү экскурсиясе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә үткәрелде. Студентлар индустриаль ташлаулар анализы һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карадылар, бүлек җитәкчеләре һәм лаборатория хезмәткәрләре аларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, хәзерге стандартларга туры килүче эш җиһазлары һәм приборлар, табигый һәм агынты сулар, атмосфера һавасы һәм индустриаль ташлаулар пробаларын алу һәм анализлау турында сөйләде, физик-химик анализ алымнары
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре ШЭ Маннановның автоягулык станциясендә (Чаллы, Магистраль ур.) нефть продуктларын агызуның йомык системасын карады. Система резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын нефтебазаларда арытаба рекуперацияләү өчен җыюдан тора.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз станцияләрен расланган программаларга ярашлы рәвештә җиһазлый. Чаллыда бүгенге көндә әлеге системалар белән 58 станция җиһазланган.
Үз визитын министр Арча районында “Парклар һәм скверлар” республика программасы кысаларында төзелгән Җиңү паркын караудан башлады. Анда Фәрит Габделганиев, район башлыгы Илшат Нуриев белән бергә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, чыршылар утыртты.
Аннары министр куәтле фильтрлар һәм яңа аэрация системасы белән җиһазланган биологик чистарту корылмаларын карады. Агынты сулар анда өч баскычлы тирән чистарту һәм зарарсызлау аша уза. Шуңа даКазанда XVI ФИНА Су спорты төрләре дөнья чемпионаты вакытында 15000ләп кеше җыйган “Су аллеясы” белем һәм күңел ачу мәйданчыгы студентларның һәм корпоративларның коммуникацион проектларының Eventиада Awards 2015 бөтенроссия конкурсында бүләк алды. “Су аллеясы” кысаларында Казан халкы һәм кунаклар өчен алты метрлы су экраннарында яктылык тамашасы, биюле флешмоблар, “сулы” фотокиосклар оештырылган иде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник совет (әйләнә-тирәлекне саклау секциясе) утырышы булып узды. Утырышны министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов алып барды. Түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстанның Чирмешән районы Чирмешән авылындагы күлнең хәзерге экологик торышын аның гидрологикТатарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев структур тармак җитәкчеләренең игътибарын урыннарда коррупция күренешләре белән нәтиҗәле көрәш өчен кадрларны җентекләп сайларга кирәклеккә юнәлтте. Бу юлы сылтауны министрлыкның Кама буе территориаль идарәсендәге бер сатылмас инспектор бирде.
Тукай районы Татарстан бистәсе территориясенә экологик мониторинг үткәргәндә инспектор бер эшмәкәрнең әрсез рәвештә, куркынычлы матдәләрне утильләштерү кагыйдәләрен бозып, туп-туры җиргә ватык люминесцент лампалар түккәнен күргән. Мондый эшләр РФ КоАП