Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев йөкләмәсе буенча Идел һәм Кама акваторияләрендә гомуми таралган файдалы казылмалар (ГФК) чыгарганда федераль законнарның үтәлеше тикшерелде. Аның нәтиҗәләре турында 20 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов хисап бирде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта акваториядә 26 йөзмә кран һәм земснаряд эшли, алтысы табигать саклау законнарын боза. ГФК лицензиясез чыгарыла һәм суднода рөхсәт документлары юк. Казылма чыгаручы компанияләрнең законсыз гамәлләреннән килгән зыян алдан исәпләүләр буенча 13 миллион сумнан, ә законсыз чыгарылган ком-вакташ катнашмасының күләме – 80 мең тоннадан арткан.
Потенциаль бозучылар исемлегенә “ТД Коламбия”, “Волжская судоходная компания”, “Нерудная компания”, “Регион-Неруд Поволжье”, “«Камская судоходная компания”, “Поволжская нерудная компания” җәмгыятьләре эләкте. (Җентеклерәк).
Хәзерге вакытта Министрлык белгечләре һәм полиция хезмәткәрләре ачыкланган бозулар буенча уртак тикшерү алып бара һәм РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану”) һәм РФ КоАП 7.3 ст. 2 ө. (“Җир асты байлыкларыннан лицензия шартларын һәм (яки) тиешле тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану”) законнары нигезендә процессуаль чаралар күрү өчен өстәмә белешмәләр туплый.
Министрлыкның матбугат хезмәте