«Киләчәк ориентирлары» III халыкара Казан туризм форумы

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда “Киләчәк ориентирлары” III халыкара Казан туризм форумы бара. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Туризм федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев, Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаша. Форум Давостагы Бөтендөнья Аралашу форумы (World Communication Forum in Davos) белән бергәлектә алып барыла. Аның төп максаты – туризм белән кызыксынучы барлык якларга тәҗрибә уртаклашу һәм нәтиҗәле бәйләнешләр өчен ачык фикер алышу мәйданы булдыру. Ул туризм өлкәсендәге көнүзәк проблемаларны тикшерергә, яңа юнәлешләрнең үсеш перспективаларын ачарга мөмкинлек бирә. Традиция буенча форумга Россиянең һәм чит илләрнең иң эре туризм компанияләре хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре, инвесторлар һәм аналитиклар җыела. Россия, Италия, Испания, Бөекбритания, АКШ, Венгрия, Нидерланд, Беларусь, Латвиянең 30дан артык алдынгы белгече чыгыш ясар дип көтелә. Форумда катнашучы 800дән артык кеше арасында Россия Федерациясе төбәкләренең туризм өлкәсендәге башкарма дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, туризм һәм кунакханә бизнесы өлкәсендә эшләүче эре Россия һәм чит ил компанияләренең директорлары бар.

Татарстан бай табигый һәм тарихи-мәдәни потенциалга ия (Болгар дәүләти тарих, архитектура, археология музей-тыюлыгы; Спас тыюлыгы; Суар шәһәрлеге; Алабуга дәүләти тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы; “Түбән Кама” милли паркы; Чистай туризм зонасы, “Чиста болыннар” тыюлыгы; Җүкәтау шәһәрлеге, Яуширмә авылы; Яшел Үзән районы Раифа монастыре, Зөя утрау-шәһәре; Югары Ослан районы Печище, Медведково авыллары; Лаеш районы Лаеш, Державин, Никольский, Сокуры авыллары; Питрәч районы Питрәч авылы, Кокушкино тыюлыгы, Мишә елгасы; Арча районы Арча, Кырлай, Кушлавыч авыллары; комплекслы ботаника һәм зоология һәйкәлләре һәм башкалар). Экотуризмны үстерү республика халкын һәм кунакларны аеруча саклаулы табигать территорияләре, дәүләт тыюлыклары, табигать һәйкәлләре, уникаль табигать зоналары белән якынрак таныштырырга, аларның социаль әһәмиятен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Форум Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Туризм федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International