Экологик куркынычсызлык өлкәсендәге социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның субсидияләр алу хокукына конкурс игълан ителде

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанда экологик куркынычсызлык өлкәсендә эш итүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның Та­тарстан бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә. Гаризалар 2015 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурста законда каралган тәртиптә теркәлгән һәм Та­тарстан территориясендә үз оештыру документларына ярашлы рәвештә “Коммерциясез оешмалар турындагы” Федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлекне конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Катнашу шартлары турында тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә.

Конкурста катнашу өчен документларны кәгазь һәм электрон җирлекләрдә барлык пунктларын да тутырып, “На конкурс СО НКО” тамгасы язып, претендент үзе яки аның ышанычлы вәкиле 420049, Казан ш., Павлюхин ур. 75, 108 каб. адресына я кулдан тапшыра, я почта аша сала. (Почта аша салынган документларга җибәрү датасы булган штемпель сугылырга тиеш.)

Контактлар: Вәлиуллин Дамир Фәргатович, Гыйльмеҗанова Елена Геннадьевна

(843) 267-68-11, 264-23-67

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International