2013 елның 23 мартында, шимбә көнне, җирле вакыт белән 20:30 сәгатьтә Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) “Җир сәгате” дигән еллык глобаль акциясе үткәрелә. Бу – кешелек тарихында иң күләмле акция.
Татарстанның Апас районында “Яшьләр сулышы” дигән конкурс уздырылды. Ел саен үткәрелә торган бу конкурс быел Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде. Аны “Сәләт” балалар иҗаты үзәге, Апас районы башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге оештырды.