Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының «Мин урманны сайлыйм» фильмын төшерүчеләр белән очрашуы

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Татарстанда “Мин урманны сайлыйм” фильмы беренче тапкыр күрсәтелде. Премьера Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Җәмәгатьчелек палатасы тарафыннан оештырылган иде. Фильмны төшерүчеләр – WWF-Россиянең урман сәясәте буенча координаторы, “Устойчивое лесопользование (“Урманнан тотрыклы файдалану”) журналының баш редакторы Николай Шматков, “Мин урманны сайлыйм” фильмының төп герое Артем Тишков, “Урман альтернативасы” компаниясе вәкиле Павел Безверхов һәм Мәскәү дәүләт Урман университеты укытучысы Петр Мельник – республика буенча сәфәрләре вакытында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында да булдылар.
Түгәрәк өстәл артында алар Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белән очраштылар. Очрашу вакытында Мәскәү кунаклары фильмның идеясе һәм максатлары турында сөйләделәр. Аларның әйтүенчә, фильмның төп бурычы булып урман тармагы хезмәткәрләренең абруен күтәрү тора. Артем Сидоров ул хезмәтнең мөһим һәм көнүзәк булуын ассызыклады һәм, үз чиратында, кунакларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларындагы эшчәнлеге турында сөйләде. Шул исәптән – министрлык ел саен үткәрә торган, яшь буынга мәдәни тәрбия бирергә булыша торган “Атадан улга”, “Яшел рекорд”, “Чисталык дәресе”, “ЭкоЛидер”, “Кеше һәм табигать”, “Парклар маршы” акцияләре һәм конкурслары турында.
Очрашу азагында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде һәм кунакларга министрлык исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Белешмә өчен: “Мин урманны сайлыйм” – Россия WWFының урман белән бәйле һөнәрләрнең мөһим һәм күпкырлы булуы турындагы документаль фильмы булып тора. Төп максаты – яшьләрне шул һөнәрләрне үзләштерү белән кызыксындыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International