Апас районында экологик КВН уздырылды

2013 елның 15 марты, җомга
Татарстанның Апас районында “Яшьләр сулышы” дигән конкурс уздырылды. Ел саен үткәрелә торган бу конкурс быел Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде. Аны “Сәләт” балалар иҗаты үзәге, Апас районы башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге оештырды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә актив катнашты, алар компетентлы жюри составына да кертелделәр.
Призлы урын өчен Каратун, Урта Балтай һәм Сатламыш мәктәпләреннән өч команда катнашты. Конкурс КВН рәвешендә, дүрт этапта үткәрелде.
1. “Табигать китабын ачканда” дип аталган сәламләү. Үз экологик командаларын күрсәтү өчен балаларга 4-5 минут бирелде.
2. Триатлон. Һәр команда экология, әйләнә-тирәлек белән бәйле алтышар мәзәк әзерләп килергә тиеш иде.
3. “Экология ул – ...” ярышы. Балалар “экология” сүзенә иң кызыклы билгеләмә бирүдә ярыштылар.
4. “Авылыбыз – гөлбакча, аны шиңдермик” дигән өй эше. Туган якның тирәлеген саклау һәм аны төзекләндерү буенча иң яхшы проект.
Йөкләмәләрнең барысын да жюри 5 баллы шкала буенча бәяләде. Иң яхшы экологик команда дип Урта Балтай мәктәбе укучылары танылды.

Идел Аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International