28 март көнне Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслашкан олимпия резервы балалар һәм үсмерләр шахмат мәктәбендә Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Шахмат ярышлары башланды. Анда 24 команда – Татарстан Президенты Аппараты, Республика Дәүләт Советы вәкилләре, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары хезмәткәрләре, шул исәптән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша.
Әйләнә-тирәлекне саклау законнарын бозучыларны каты контроль һәм халыкка фаш ителү көтә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Министрның доклады Татарстан Республикасының шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышланган иде.
Республикада “Балалар илне сүрәтли” конкурсы башлады. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә “Татарстан” ДТРК телекомпаниясе үткәрә. Быелгы җиденче республика телевизион конкурсы экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына һәм Универсиадага багышлана.