Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнарда җиңүчеләр билгеләнде

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге түбәндәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнар булып узды: Чүпрәле районындагы “Городище” участогы, цеолитлы токымнарны геологик өйрәнү, тикшерү һәм казып чыгару максаты белән; Саба районындагы “Урта Саба” участогы, бурташ токымнарын геологик өйрәнү, тикшерү һәм казып чыгару максаты белән; Әлмәт районындагы “Ямаш” участогы, комын геологик өйрәнү, тикшерү һәм казып чыгару максаты белән. Нәтиҗәдә җиңүчеләр дип “НУРан-Силика” ачык акционерлык җәмгыяте, “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “СпецКарьерМастер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте танылды.
Өстәмә белешмәләр Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында, Министрлыкның эшчәнлек юнәлешләре / Җир асты байлыкларыннан файдалану / Җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына конкурслар һәм аукционнар бүлегендә урнаштырылган.
Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү идарәсе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International