Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның Гидрометеорология хезмәткәрләре көне белән котлавы.

2013 елның 23 марты, шимбә
Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре
Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезне чын йөрәктән кайнар котлыйбыз!
Гидрометеорологлар хезмәтенең нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына хаклы рәвештә иң югары таләпләр куела. Чөнки сезнең исәптәге йөзләрчә мең көндәлек прогнозга, аларның төгәл һәм оператив булуына миллионнарча кешенең сәламәтлеге һәм кәефе бәйле. Сез халыкның иминлеген тәэмин итүдә һәм республиканың экологик торышын контрольдә тотуда хәлиткеч рольләрнең берсен уйныйсыз.
Бүген Гидрометеорология һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлегенә күзәтчелек идарәсе Росгидрометның иң яхшы региональ идарәләре исәбенә керә. Моңа сезнең компетентлы һәм бергәлектә эшләвегез, егәрегез һәм үз эшегезне яратуыгыз аркылы ирешелде.
Сез гидрометеорология өлкәсендә башкара торган тикшеренүләр арытаба да республиканың үсешенә саллы өлеш кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа һөнәри уңышлар телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International