Түбән Камада «Табигать һәм без» экологик конференциясе уздырылды

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Татарстанда 2013 ел экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы дип игълан ителгән. Түбән Кама шәһәрендә шушы Елны рәсми ачу булып узды. Экологик-биологик балалар үзәгендә мәктәп укучыларының “Табигать һәм без” дигән экологик-практик конференциясе уздырылды. Чарада Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шәһәрнең индустрия предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Конференциянең эше ике юнәлештә алып барылды:
1. “Биоиндикация”, “Үсемлекләр һәм хайваннар биологиясе”, “Табигатьтән файдалану” кебек секцияләрне үз эченә алган фәнни тикшеренү эшчәнлеге.
2. “Шәһәр һәм без” һәм “Тормышка ашырылган “Игелекле эшләр фестивале” экологик проекты”” секцияләре булган табигать саклау эшчәнлеге проектлары.
Конференция барышында балалар үзләренең фәнни тикшеренү эшләрен күрсәттеләр, шәһәрнең әйләнә-тирәлеген савыктыруга юнәлтелгән идея һәм планнарын тәкъдим иттеләр. Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән бергә үз проектларын Татарстан территориясендә тормышка кертү мөмкинлекләрен тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International