“Зур шәһәр экологиясе” Санкт-Петербург Хөкүмәте, Ленинград өлкәсе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, тармак ассоциацияләре, махсус һәм эшлекле мәгълүмат чаралары ярдәмендә һәм катнашында уза.
Форумда катнашучылар арасында Ленинград, Псков, Мурманск, Волгоград өлкәләреннән, Красноярск һәм Краснодар крайларыннан, Карелия, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Германиядән, Австриядән, Финляндиядән килгән делегатлар бар. Татарстаннан вәкил булып республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре: Дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәисә Шаһидуллина һәм Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаев катнаша.
“Зур шәһәр экологиясе” Халыкара форумына эшлекле программа, күргәзмә программасы һәм Санкт-Петербургның табигать саклау объектларына экскурсияләр кертелгән.
Эшлекле программа конференция белән ачыла, анда шәһәрләрнең экологик сәясәтләрен формалаштыру һәм тормышка ашыру мәсьәләләре каралачак. Панельле дискуссияләрдә, семинарларда һәм түгәрәк өстәлләрдә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү; шәһәр территорияләрендә экологик күзәтчелекне оештыру; шәһәр кимәлендә идарә итү өчен информацион тәэминәт; экологик зыяннарны, шул исәптән элекке хуҗалык эшчәнлегенә бәйлеләрен бетерү (территорияләрне рекультивацияләү); заманча экологик технологияләр һәм җиһазлар иңдерү мәсьәләләре күтәреләчәк.
Халыкара форумның күргәзмә мәйданнары берничә блокка бүленәчәк:
1) Калдыклар белән эш итү: технологияләр һәм җиһазлар;
2) Инновацион экологик технологияләр һәм җиһазлар (экоинновацияләр);
3) Экологик күзәтчелек җиһазлары (экомониторинг);
4) Территорияләрне рекультивацияләү җиһазлары, технологияләре, хезмәтләре (экорекультивация).
Форумның программасы шәһәрнең табигать саклау объектларына, шул исәптән калдыкларны җыю һәм эшкәртү объектларына, “Санкт-Петербург су каналы” дәүләти унитар предприятиесе объектларына, Санкт-Петербургта атмосфера һавасы сыйфатына автоматик контроль системасына, “Санкт-Петербург территориясенең экологик паспорты” дәүләти мәгълүмат системасына һәм башкаларга экскурсияләр оештыруны да күздә тота.
Форум – үзендә максатчан рәвештә катнашучылар белән очрашырга һәм мөмкин кадәр күбрәк санда эшлекле бәйләнешләр ураштырырга мөмкинлек бирә торган сирәк конгресс-күргәзмә чараларының берсе ул.
Форум чаралары программасы белән www.expoforum.ru сайтында җентеклерәк танышырга мөмкин.