Казанның Кабан күлендә кабаттан су пробалары алынды. Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре аларны 16 күрсәткеч – сульфатлар, нитритлар, нитратлар, формальдегид, нефть продуктлары, марганец, тимер, хром һәм башкалар буенча тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр 5–7 көннән билгеле булыр. Экологлар табигатькә салынган зыянны исәплиләр. Белгечләрнең әйтүенчә, урындагы фауна кабат яңартылган, күпләп балык үлү теркәлмәгән. Бу кем эше, вакыйгага ни сәбәпче булган – әле тикшеренү комитеты ачыклый.
Кичә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Техник урам турысында Урта Кабан күленең пычратылуы турында белешмә керде. Шул урынга баргач, пычрату факты расланды, балыклар үлү теркәлде. Техник урамдагы “Казан синтетик каучук заводы”ның циркуляция каналыннан ни икәне билгесез булган аксыл-яшел куе сыекча агып чыга икән.
3 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Сыерчыклар килде” акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясе булып узды. Ул икенче елын үткәрелә, быелгысы – Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында. Конференциядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы,”Максидом” компаниясе вәкилләре катнашты.