Каенлыкта чүп-чар

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Идел буе районындагы Каенлык территориясендә 3 рөхсәтсез чүплек таптылар. Рейд Министрлыкның кайнар элемтә телефонына (267-68-87) шәһәр халкыннан кергән хәбәр буенча оештырылган иде. Хәзер табылган материаллар (документлар, чеклар, килешүләр) буенча административ тикшеренү алып барыла.
Көн саен санитар-экологик рейдка Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсеннән 20дән артык инспектор чыга. 15 апрельдән соң алар 40 кешегә артачак. Казанның санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү өчен ике айлык дәвергә Министрлыкның Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ.б. шәһәрләрендәге территориаль органнары инспекторларының төп көчләре дә чакыртылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International