Ros Roca Group/INDOX вәкилләре белән очрашу

2013 елның 5 апреле, җомга
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм сортлау, җәмәгать транспортында, йөк автомобильләрендә һәм авыл хуҗалыгы машиналарында газ-мотор ягулыгы куллану кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек вариантлары бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ros Roca Group/INDOX (Испания) компаниясе вәкилләре очрашуында тикшерелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов: әлеге системаларны гамәлгә кертү республика өчен мөһим булган “Иннополис”, “Смарт-Сити” кебек проектларда, шулай ук эре сәүдә үзәкләрендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюны оештыру һәм башкару җәһәтеннән Татарстан өчен кызыклы булып тора, дип белдерде.
Автотранспортның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын киметү Татарстан өчен шулай ук көнүзәк мәсьәлә булып тора, диде Рөстәм Камалов. Аны чишүнең бер нәтиҗәле юлы булып автотранспортны сыегайтылган табигый газга күчерү тора. Газ-мотор ягулыгына күчү авыр йөк транспорты һәм “КамАЗ” ААҖ мәйданнарында җитештерелә торган “Нью Холанд” авыл хуҗалыгы техникасы өчен пилот проект сыйфатында тормышка ашырылырга мөмкин дип фараз ителә. Автомобильләргә салу өчен сыегайтылган табигый газ куллану өлкәсендә испан фирмасы тәкъдим итә торган җиһазлар һәм технологияләр, берсүзсез, республиканың торак пунктларында автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирәчәк.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International