Су пробалары

2013 елның 5 апреле, җомга
Казанның Кабан күлендә кабаттан су пробалары алынды. Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре аларны 16 күрсәткеч – сульфатлар, нитритлар, нитратлар, формальдегид, нефть продуктлары, марганец, тимер, хром һәм башкалар буенча тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр 5–7 көннән билгеле булыр. Экологлар табигатькә салынган зыянны исәплиләр. Белгечләрнең әйтүенчә, урындагы фауна кабат яңартылган, күпләп балык үлү теркәлмәгән. Бу кем эше, вакыйгага ни сәбәпче булган – әле тикшеренү комитеты ачыклый. Шик астында – Казан синтетик каучук заводы. Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов журналистларга интервьюда әйткәнчә, заводның Кабан күленә пычраткыч матдәләр яки яңгыр сулары ташларга рөхсәте юк. Авария хәлен язгы ташу һәм грунт сулары җыелу китереп чыгарган булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: 3 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Техник урам турысында Урта Кабан күленең пычратылуы турында белешмә кергән иде. Шул урынга баргач, Техник урамдагы “Казан синтетик каучук заводы”ның циркуляция каналыннан ни икәне билгесез булган аксыл-яшел куе сыекча агып чыгу ачыкланды. Факт буенча тикшерүләр алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International