General Electric (GE) компаниясе вәкилләре белән очрашу

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
9 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында General Electric (GE) компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды.
 “Татарстан Республикасы Россиянең динамик үсештәге регионы булып тора, һәм General Electric аңа юынты суларны чистарту чистартуның заманча технологияләрен тәкъдим итәргә әзер. Интеграцияле мембрана системалары юынтыларның күләмен суны кабат файдалану исәбенә киметергә, су әйләнеше системаларында кабат файдалану исәбенә чынлыкта юынтысыз системаларга күчәргә мөмкинлек бирә”, – диде General Electricның Идел буе федераль округындагы бизнес үсеше буенча директоры Денис Перегрудов.
General Electricның һәм Татарстанның алдынгы предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлеккә мисал итеп “ТАНЕКО” ААҖдә урнаштырылган юынты суларны чистарту технологиясен китерергә мөмкин.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов: General Electricның чистарту технологиясен тормышка ашыру нефть-газ химиясе комплексының эре предприятиеләре өчен дә, республиканың зур булмаган торак-коммуналь предприятиеләре өчен дә кызыклы, дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International