ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Табигатьне сакларга башлангыч класс укучылары өнди. Өлкән буыннарга үз теләкләрен алар рәсемнәр аша тапшыралар. Татарстанда “Балалар илне сүрәтли” дигән 7нче республика телевидение конкурсы үткәрелә. Быелгы темалар Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына һәм Универсиадага багышланган. Конкурсның чираттагы этабы Чистай шәһәрендә булып үтте.

Чаллыда гражданнарны кабул итү үткәрелде. Автошәһәрдә яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирде. Атап әйткәндә, медицина калдыкларын һәм битумны утильләштерү тәртибе белән кызыксынучылар булды. Мәсьәлә буенча эш алып барыла. Рөстәм Камалов шулай ук “Халык контроле” проекты турында ди искә төшерде.


2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Республикада “Татарстан Республикасының 2013 елгы балалар бакчасы” дигән конкурс үткәрелә. Анда катнашучыларга “2013 елгы шәһәр балалар бакчасы” һәм “2013 елгы авыл балалар бакчасы” дигән номинацияләр тәкъдим ителгән, моннан тыш алты кызыксындыру номинациясе дә бар: мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән физкультура-савыктыру эшләрен иң яхшы оештыру; мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләүне иң яхшы оештыру; иң яхшы хосусый балалар бакчасы; тәрбияләнүчеләр белән коррекцион эшне иң яхшы оештыру; балаларны урам һәм юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне иң яхшы оештыру; иң яхшы аз комплектлы балалар бакчасы.
“Пычрак карны Аккош күле районындагы табигать саклау зонасына чыгарып түгәләр”. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бүген әнә шундый хәбәр килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары анда карның санкциясез түгелүен ачыклады.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Төзүче” бакча ширкәте җыелышында катнаштылар.
Җыелышта Түбән Кама шәһәре һәм районының экологик торышы тикшерелде. Министрлык хезмәткәрләре объект һәм территорияләрдә җитештерү һәм кулланыш калдыкларын җыю, куллану, зарарсызлау, ташу, саклау һәм күмүгә карата экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләр турында искәрттеләр, экологик һәм санитар-эпидемиологик закон бозуларны ачыклау һәм бетерү очраклары турында сөйләделәр.

1
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

3 апрельдә 11.00дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) “Сыерчыклар килде” акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясе була. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Максидом” компаниясе ярдәмендә үткәрелә.

2 апрельдә 14.00дә Чаллы шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла. Автошәһәрдә яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк. Кабул итү Кама буе территориаль идарәсе бинасында узачак, адресы – Чаллы ш., Җиңүнең 40 еллыгы ур., 64. Алдан язылу (8-8552) 59-36-39 телефоны буенча.

Халыкара Кошлар көне ел саен 1 апрельдә, ЮНЕСКОның “Кеше һәм биосфера” программасы кысаларында үткәрелә. Алдагы көндә Казан зоопаркында бәйрәм булып узды, анда килүчеләрне күчмә кошлар турында кайгыртырга, алар өчен оялар корырга акырдылар.


29
март, 2013 ел
җомга
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре Азнакай районы Урсай авылы урта мәктәбендә укучылар өчен инспекция белән таныштыру экскурсиясе оештырдылар.
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Арча районында, 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында “Кеше һәм табигать” дигән фәнни-практик конференция булып узды. Аны оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Арча районы башкарма комитеты, Арча районының Информация-методика үзәге һәм Мәгариф идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International