Кичә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Техник урам турысында Урта Кабан күленең пычратылуы турында белешмә керде. Шул урынга баргач, пычрату факты расланды, балыклар үлү теркәлде. Техник урамдагы “Казан синтетик каучук заводы”ның циркуляция каналыннан ни икәне билгесез булган аксыл-яшел куе сыекча агып чыга икән. Вакыйга урынына тиз арада дәүләти күзәтчелек органнары вәкилләре чакырылды (Махсуслашкан аналитик контроль инспекциясеннән, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсеннән, Россия Тикшеренү комитетының Идел регион-ара табигать саклау буенча тикшеренү идарәсенең Алтынчы табигать саклау буенча тикшеренү бүлегеннән). Предприятие территориясеннән дә, пычраткыч аккан урыннан да, Урта Кабан күленнән дә су пробалары алынды. Тикшеренү эшләре әле дәвам итә. Су пробалары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы лабораториясенә җибәрелде. Әлеге закон бозу буенча Министрлыкта булган материаллар Казан район-ара табигать саклау прокуратурасына да озатылды.