Казанның Совет, Мәскәү һәм Киров районнары санитар-экологик икеайлыкка әзер

2013 елның 5 апреле, җомга
5 апрельдә Казан шәһәренең Совет, Мәскәү һәм Киров районнары Администрацияләрендә предприятие һәм оешмаларның вәкилләре, районнардагы сәүдә комплекслары һәм уку йортлары җитәкчеләре белән республика башкаласында социаль-экологик икеайлык үткәрүне оештыру буенча киңәшмә булып үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, администрация башлыгының тышкы төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Усманов, Административ-техник инспекция идарәсенең Киров, Мәскәү районнары муниципаль контроль бүлеге башлыгы Альберт Шәрифҗанов катнашты.
Киңәшмә барышында иң мөһим оештыру моментлары тикшерелде. Икеайлык чорында чаралар үткәрүнең барышы турында доклад белән Үзәк ТИ башлыгы Илһам Сабиров чыгыш ясады. Аеруча игътибарны ул шәһәрне чистартуга халыкны күбрәк җәлеп итүгә юнәлтте, табигать саклау законнарын бозган очрактагы административ җаваплылык белән таныштырды һәм киңәшмәдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез: быел Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча икеайлык 15 апрельдә башлана һәм 15 июньгә кадәр бара.
Үзәк территориаль идарә материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International