«Барлык кошлар безгә кунакка оча»

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
3 апрельдә Татарстанның Милли музеенда апрель башында үткәрелә торган Халыкара Кошлар көненә багышланган экология бәйрәме булып узды. Чара Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Бәйрәмгә Казан шәһәренең 20нче мәктәп укучылары килде. Оештыручылар балалар өчен “Барлык кошлар безгә кунакка оча” дигән мавыктыргыч шөгыль әзерләгәннәр иде. Татарстан Милли музееның табигать тарихы бүлеге мөдире Марина Новикова кошларның килеп чыгышы һәм күптөрлелеге турында сөйләде һәм музей коллекциясе белән таныштырды. Мәктәп балаларына шулай ук сыерчык оясын ничек дөрес итеп ясарга, аны кая элсәң яхшырак икәне дә билгеле булды – музей хезмәткәрләре “кошлар өчен өй” практик дәресе үткәрделәр.
Балаларның белемнәре “Кошлар әлифбасы” һәм “Җырчыны таны” дигән мавыктыргыч викториналарда тикшерелде, аларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информацион-аналитик эшчәнлек идарәсенең башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Шуннан соң музей кунаклары “Бәхет кошы” мастер-классында катнаштылар, анда үз куллары белән пластилиннан һәм кәгазьдән йорт өчен “ырым кошы” ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International