Акция башланды

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
3 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Сыерчыклар килде” акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясе булып узды. Ул икенче елын үткәрелә, быелгысы – Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында. Конференциядә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы,”Максидом” компаниясе вәкилләре катнашты. Экология министрлыгы хезмәткәрләренең әйтүенчә, 2012 елның апрелендә узган беренче акция яхшы нәтиҗәләр күрсәткән булган. Шәһәр паркларына укучылар ясаган 300ләп җимлек һәм сыерчык оясы эленгән. Быел берничә мәктәп инде анда яңадан катнашырга теләк белдергән. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының белем бирү оешмаларына кирәкле материаллар һәм инструментлар биреләчәк. Ләкин акциядә һәр теләгән кеше дә катнаша ала, моның өчен 2013 елның 19 апреленә кадәр www.maxi-konkurs.ruсайтында гариза бирергә кирәк. Йомгаклар 21 апрель көнне 10 сәг. 30 минутта Горький исемендәге Үзәк ял һәм культура паркында ясалачак.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International