Казан, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск, Зәй, Тәтеш, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Саба һәм Биектау районнарыннан 55 укучы экологияне өйрәнү һәм фикердәшләр табу өчен лагерьга җыелды. Экосмена 25 июльдә башланды һәм 11 августка кадәр дәвам итәчәк.
Ел башыннан Республика иҗтимагый экология кабул итү системасына гражданнардан 5691 мөрәҗәгать килде.
Җәйге каникулларның иң кызган чагы. Чаллы мәктәп укучылары шәһәр читендәге балалар лагерьларында ял итәләр һәм көч җыюларын дәвам итәләр.
Кичә Лесное күлендә зур экологик акция узды. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештырды.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары каты көнкүреш калдыклары тупланган урыннарда чүп-чарга юл куймау максатыннан тикшереп торуны дәвам итәләр.
Балаларда әйләнә-тирә дөньяны аңлау һәм ярату сәләтен тәрбияләү – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең төп бурычы. Нәкъ менә шул яшьтә кешенең табигать белән үзара бәйләнешенә нигез салына.
Бүген Казанның «Урман гаване» пристаненнан Идел өсте суларының торышына гидрохимик һәм гидрофизик күзәтүләр үткәрү өчен экологлар һәм галимнәр командасының фәнни экспедициясе старт алды.
Бу Зеленодольск районының Осиново авылында урнашкан АСКЗА-1 һәм Казан шәһәрендә (И.Шакиров пр., 3) АСКЗА-5 станцияләре.
Актаныш районында Экология министрлыгының Кама яны идарәсе инспекторлары файдалы казылмаларны (балчыкны) лицензиясез чыгару фактын ачыкладылар.
Экологлар Арча районының Яңа Кенәр балалар бакчасында кунакта булды. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен алар «Табигать – безнең йортыбыз» дигән темага экологик агарту дәресе үткәрделәр.