Бүген Казанның «Урман гаване» пристаненнан Идел өсте суларының торышына гидрохимик һәм гидрофизик күзәтүләр үткәрү өчен экологлар һәм галимнәр командасының фәнни экспедициясе старт алды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре тарафыннан эшләнгән һәм әзерләнгән экспедиция маршруты өч көнгә исәпләнгән һәм шул вакыт эчендә экологлар түбәндәге юлны узачак: – Казансу елгасы тамагы – Кызыл Байрак т.п. – Кама Тамагы ш.т.п./Куйбышев Затоны ш.т.п. – Тәтеш ш. – Кама Тамагы ш.т.п. – Казан ш. («Урман гаване» пристане).
Экспедициянең максатлары һәм бурычлары:
- иң зур антропоген йөкләнешкә дучар булган участокларда су мохите пробаларын сайлап алу һәм анализлау үткәрү;
- су объектының акваториясе һәм ярлары торышын фото һәм видеодокументацияләп, су объектын маршрут буенча тикшерү;
- су саклау зоналарының һәм яр буе саклык полосасы режимын үтәүгә фото һәм видео белән күзәтү үткәрү;
- БЧК чыгарылышларына анализ ясау;
- экспедиция нәтиҗәсендә алынган мәгълүматка анализ ясау.
Фәнни-тикшеренү судносы шулай ук «Экология» илкүләм проекты кысаларында куелган бурычларны үтәячәк.