Актаныш районында законсыз рәвештә файдалы казылма чыгару нәтиҗәсендә 2 миллионлык зыян китерелгән

2024 елның 2 августы, җомга

Актаныш районында Экология министрлыгының Кама яны идарәсе инспекторлары файдалы казылмаларны (балчыкны) лицензиясез чыгару фактын ачыкладылар. Тикшерү вакытында урында чыгару техникасы – экскаватор һәм 3 КамАЗ теркәлде. Туфракның уңдырышлы катламы алынган һәм карьер бортлары буйлап тупланган. Эшкәртү мәйданы 4,5 мең кв.метрга җиткән, эшкәртелгән пространство күләме 5,9 мең куб.метр тәшкил итә.

Үзирекле тәртиптә казылмалар чыгару нәтиҗәсендә китерелгән зыянны экологлар 1,94 млн.сум дип бәяләде. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бозу факты буенча эш материаллары ведомство буйсынуы буенча Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International