Балаларда әйләнә-тирә дөньяны аңлау һәм ярату сәләтен тәрбияләү – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең төп бурычы. Нәкъ менә шул яшьтә кешенең табигать белән үзара бәйләнешенә нигез салына.
Әтнә районының Күәм балалар бакчасында, балаларны предметлар даирәсе, социаль дөнья, табигать дөньясы белән таныштыру буенча аерым экологик дәресләрдән тыш, табигать турында нәфис һәм музыкаль әсәрләр кулланып, интеграцияләнгән дәресләр дә үткәрелә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә шундый театральләштерелгән спектакльләрнең берсен карадылар. Балалар табигатькә һәм кече урман кардәшләренә сакчыл карарга өйрәтүче «Яшел патруль» ролендә чыгыш ясадылар. Балалар чәчәкләрне өзәргә һәм таптарга ярамый, гөмбәләрне тамыры белән йолкып алу түгел, ә кисәргә кирәк, ял иткәннән соң чүпне һичшиксез үзең белән алырга һәм учакларны сүндерү турында онытмаска кирәк, дип сөйләделәр.
Яшь артистлар өчен иң зур бүләк тамашачыларның көчле алкышлары булды, ә аларга экологлардан бүләкләр – танып белү китаплары өстәлде.