Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсен күзәтү барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын туплау урынын ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 80 кв. метр тәшкил итә. Күләме – 28 куб. м.
Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәрләре экологик акция үткәрде. Алтын Дага («Золотая подкова») күленең яр буе территориясен җыештырдылар.
Экология министрлыгы инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Роспотрепнадзор идарәсе һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә элегрәк Зөбәрҗәт күле янында тикшерү уздырган иде инде. Күлнең тирә-ягында һәм урман утыртмалары янында рөхсәтсез калдыклар туплауның 10 ноктасы табылган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Кама акваториясендә мониторинг барышында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару ачыкланды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чистайдагы территориаль идарәсендә Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе вәкилләре катнашында семинар узды.
Чарага креативлык күрсәтеп кенә калмыйча, табигать һәм экология турында күп нәрсәләр белгән яшь катнашучылар да җыелды.
Татарстанда июнь башыннан «Чиста һава» операциясе кысаларында 2729 автотранспорт чарасы тикшерелде. Операция барышында Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 2416 җиңел автомобильне, 186 йөк автомобилен һәм 127 автобусны тикшерделәр.
«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Россия суы» акциясе чаралары дәвам итә. Бу юлы җыештыру эшләрен Чистайда оештырдылар.
Җәйге сезонда урманда янгын чыгу ихтималы аеруча югары. Һәлакәткә юл куймау һәм куркынычсызлык техникасының гади кагыйдәләрен үтәү мөһим. Урманда нәрсә эшләргә ярамый:
Мәйданы – 4200 кв.м, күләме – 3800 куб.м. Лениногорск районында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары ачыклаган санкцияләнмәгән чүплекнең габаритлары шундый.