Табигатьне саклагыз – ул сезнең йортыгыз. Төньяк идарә белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән щйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләште

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Экологлар Арча районының Яңа Кенәр балалар бакчасында кунакта булды. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен алар «Табигать – безнең йортыбыз» дигән темага экологик агарту дәресе үткәрделәр. Төньяк территориаль идарәсе белгечләре балаларның табигать турындагы белемнәрен киңәйтүне һәм аның кеше тормышында роле турында күзаллауны формалаштыруны дәвам итүне максат итеп куйганнар.

Балалар барлык хайваннар һәм үсемлекләр төрлелеге белән табигать дөньясы буйлап сәяхәткә киттеләр. Һәр кеше тормышында табигый факторларның әһәмиятен билгеләделәр, кешеләрнең яшәве нәрсәдән башка бөтенләй мөмкин булмас иде, шуны санап чыктылар. Әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә һәркемнең керткән өлешенең әһәмияте дә беркетелде: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигатькә аның төрлелеген саклап калуда ничек ярдәм итәргә икәнлегенә мисаллар китерергә тәкъдим ителде.  

«Балалар үзләре яңа белемнәр алу процессына җәлеп ителгән шөгыльләрне аерым кабул итә. Бу аларны алынган мәгълүмат турында уйланырга, аны үзләре өчен сынап карарга мәҗбүр итә: әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту өчен шәхсән мин нәрсә эшләргә тиеш? Туган ягыма ничек ярдәм итә алам? Шундыйрак сорауларга уйланырга этәрә», – дип билгеләп үтте Төньяк ТИ белгече Талия Хурамшина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International