Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Идел елгасы акваториясендә майлы тап булуы турында хәбәр килде. Тап Казанда “Водник” көймә станциясе урнашкан Порт урамында табыла. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре 60 кв.метрлы нефтьле тапны оператив рәвештә юк иттеләр. Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре пычранган урында, агым буенча өстәрәк һәм астарак табигый суны тикшерергә алды.
Бөгелмә һөнәри-педагогик көллиятендә читтән торып катнашулы “Безнең як – безнең горурлык!” дигән Республика экологик плакатлар конкурсына йомгак ясалды. Табигать саклау мәсьәләләрендә иң яхшылар исеме өчен Татарстанның 35 белем бирү учреждениесе студентлары дәгъва итте. Тапшырылган эшләрдә конкурста катнашучылар кеше һәм табигатьнең өзлексез элемтәсен, табигать саклау чаралары комплексының әһәмиятен, экологик хәлне яхшыртуга һәр кешенең өлешен чагылдырганнар.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Чиста су. Казан” дигән VIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгрессны ачу булды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул болай диде: “Татарстан Идел буе федераль округының иң сулыклы субъекты булып тора.
2017 елның 30 ноябре - 1 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә «Чиста су. Казан» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм конгрессы узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесе «Средволгаводхоз», “Казан ярминкәсе” ААҖ ярдәме белән үткәрелә.
2017 елның 30 ноябрендә Мәскәү метрополитенының боҗра линиясендә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Planetpics фәнни-танып белү энциклопедиясе һәм «Экспоцентр «Заповедники России» оешмасы Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән аеруча саклана торган табигый территорияләр поезд-ээнциклопедиясе җибәрәләр.
123 тоннадан артык макулатура, 30 белем бирү учреждениесе. Түбән Камада “Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит” акциясенә йомгак ясадылар, ул Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында үтте. Чарада катнашучыларның табигый байлыкларны саклауга зур өлеш кертүен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре билгеләде.
2017 елның 19 – 20 декабрендә Санкт-Петербургта «Гидрометеорология һәм экология: фән һәм мәгариф казанышлары һәм үсеш перспективалары» Бөтенроссия конференциясе була. Чара атказанган фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы Лев Николаевич Карлинның тууына 70 ел тулуга багышлана.
Әйберләргә икенче тормышны җәмгыятькә файда белән бүләк итәргә. Шундый өндәмә белән Яр Чаллыда “Игелекле йөрәк” шәфкатьлелек акциясе узды. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен әйберләр җыюны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгынң Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” экологик хәрәкәте активистлары оештырды.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тәртип бозучыларны ачыклау процессы, табигать саклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләрен административ җайга салу, экологик экспертиза үткәрү. Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров һәм Казан Федераль университетының юридик факультеты студентлары белән очрашуда фикер алыштылар.
Теләче авылы янында каты көнкүреш калдыклары полигонында сыек калдыкларны экологлар вертолетта очып тикшерү вакытында күреп алды. Чистартыласы һәм зарарсызландырыласы урынга, агынтылар халыкның юынтык су чокырларыннан турыдан туры чыгарыла һәм туфракка агызып ташлана. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк териториаль идарәсе белгечләре агынтыларның алынган пробаларында химик күрсәткечләрнең күп тапкырлар артып киткәнлеген ачыклады: БПК5 299 тапкырга, аммоний-ион 204 тапкырга, тимер 6,8 тапкырга, сульфатлар 1,6 тапкырга.