Казанда «Чиста су. Казан» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм конгрессы узачак

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 30 ноябре - 1 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә «Чиста су. Казан» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм конгрессы узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесе «Средволгаводхоз», “Казан ярминкәсе” ААҖ ярдәме белән үткәрелә.

Конгресста федераль һәм региональ башкарма һәм законнар чыгаручы хакимият органнары вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, фән һәм бизнес вәкилләре катнашачак. Конгресс һәм күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Түбән-Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашырга планлаштыра.

«Чиста су. Казан» гамәли тәҗрибә уртаклашу һәм тармакның алдынгы технологияләрен күрсәтү урыны, су объектларын саклау һәм рациональ файдалану өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында фикер алышу мәйданчыгы булачак. Конгресс программасында: “Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмау” темасына пленар утырыш, тематик түгәрәк өстәлләр һәм республиканың су хуҗалыгы комплексының баш инженерлары һәм экологлары белән бизнес-очрашулар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International