Бүген “Чиста су. Казан” дигән VIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгрессны ачу булды

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Чиста су. Казан” дигән VIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгрессны ачу булды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул болай диде: “Татарстан Идел буе федераль округының иң сулыклы субъекты булып тора. Биредә иң кыйммәтле ресурсны – суны саклау өчен күп көч куела”. Министр экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренең системалы якын килү һәм уртак тырышлыклар таләп итүе турында әйтте. “Татарстан, регионнардан беренчеләрдән булып, Иделне савыктыру буенча федераль проект формалаштыруга кушылып китте. Нәкъ биредә яңа амбициоз проектны тормышка ашыру өчен мәгълүматлар формалаштырган пилот төркеме эшләде”.

Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануын булдырмау темасына фикер алышу пленар утырышта дәвам итте. Республикада су саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау тәҗрибәсе турында доклад белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров чыгыш ясады. Ул Экология елы кысаларында әйләнә-тирә мохиткә антропоген йөкләнешне киметү буенча шактый эш башкарылганын билгеләде – чистарту корылмаларына реконструкция үткәрелде, 89 су объектының чикләре билгеләнде, 567 махсус мәгълүмат билгесе урнаштырылды, Казансу елгасында патруль барышында 190 чамасы закон бозу ачыкланды һәм туктатылды, 800 километр гомуми озынлыкта яр сызыгы чистартылды. “2025 елга кадәр шундый чаралар үткәрү планлаштырыла, пычратылган агынты суларның Идел бассейны су объектларына агызылуы алар ярдәмендә 60%тан да аз булмаган дәрәҗәдә кимергә тиеш”, - диде Фаяз Шакиров. Иделне савыктыру буенча проектны тормышка ашыру шартлары турында Казан федераль университеты профессоры, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Венера Латыйпова чыгыш ясады. “Контроль һәм мониторинг ведомствоара булырга һәм бердәм программа буенча үткәрелергә тиеш. Суны пычрату чыганакларын иртә стадияләрдә билгеләү мөмкинлеге өчен, ведомствоара экологик хәбәр итү челтәре булдыру һәм алып бару таләп ителә”, - диде ул.

Быел күргәзмә эшендә 19 оешма катнашты. Алар тарафыннан чистарту корылмаларын проектлау һәм монтажлау-техник хезмәт күрсәтү буенча җиһазларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең яңа төрләре, су хуҗалыгы өчен насос һәм компрессор җиһазлар, көнкүреш һәм сәнәгать сучистарткычлары, су объектларын экологик реабилитацияләү проектлары күрсәтелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International