Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә Буа лицеистлары булып кайтты. Әлеге чара кысаларында укучылар табигать сакчылары эше белән танышты. Экология министрлыгы белгечләре аларга табигать саклау чаралары турында сөйләделәр, лаборатория эшен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына төзелеш чүп-чарыннан ясалган чүплек турында хәбәр керде. Әлеге территориянең санитар-экологик торышын тикшерү максаты белән, Үзәк территориаль идарә инспекторлары Константиновка бистәсенең Бирюсовая урамына килде. Табигать саклау буенча таләпләрне бозу факты тикшерү барышында расланды. Бу урында йөк техникасы эшли иде. Моннан тыш, экологлар бүтән тәртип бозуларны да ачыклады.
Чүпрәле районындагы оешма чистарту корылмаларының эшен оптимизацияләде. Предприятиедә аэрация системасы реконструкцияләнде, агынтыларны чистарту фильтрлары алыштырылды. Җитәкчелек тарафыннан күрелгән табигать саклау чаралары экологлар рейдының нәтиҗәсе булды.
Экология елы кысаларында Кама буе регионында 300гә якын ЭКОдәрес үткәрелде. Әлеге чараларның иң яхшы активистларын Автошәһәрнең 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бүләкләделәр. Республиканың табигый ресурсларын саклауга әһәмиятле өлеш кертүне һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешүне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре билгеләде:
53 меңнән артык кеше ташулардан сакланды, суларның тискәре йогынтысыннан булырга мөмкин булган 2 миллиард сумнан артыклык зыян булдырылмый калды. Елга юлларын чистарту һәм турайту буенча чаралар һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонтлау турында бүген «Татар-информ» МАда матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин һәм Министрлыкның Икътисад һәм инвестиция эшчәнлеге идарәсе башлыгы Таһир Вәлиев җавап бирде.
Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.
2017 елның 5-8 декабрендә Мәскәүдә академик Н.В. Мельников ис. Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институтында “Тау эшләре куркынычсызлыгының фәнни нигезләре” дигән Халыкара фәнни конференция була. Конференция “Тау эшләре куркынычсызлыгы” Фәнни эзләнүләр комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Пленар утырышлар Россия фәннәр академиясе Президиумы бинасында узачак.
Татарстан Республикасы журналистлары Василий Михайлович Песков исемендәге премия алуга “Табигатькә тәрәзә” дигән II Бөтенроссия конкурсында катнаша ала.
Катнашу өчен, 31 декабрьгә кадәр иҗади эшләрне media@phkp.ru электрон адресына җибәререгә кирәк. Конкурска ММЧда һәм блогларда 2016 елның 15 ноябреннән 2017 елның 31 октябренә кадәр басылган эшләр кабул ителә. Катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
Ютазы районының Иске Урыссу авылында җир асты байлыкларын лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чыккан вакытта, бу урында махсус техника эшли. Гомумтаралган файдалы казылма (балчык) чыгару җирле предприятиеләрнең берсе тарафыннан законсыз рәвештә башкарыла.
Яр сызыгы чикләрен билгеләү, су тармагында табигать саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү, су ресурсларының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, су басу зоналары чикләрен билгеләү. Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында бүген Казанда “Чиста су. Казан” VIII конгрессы кысаларында “Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмау” түгәрәк өстәлендә фикер алыштылар. Чараның оештыручылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән-Идел бассейн су идарәсе булды.